tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт”
“Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт”

“Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт”

15-17 июль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Тукай муниципаль районы белән берлектә “Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт” дип исемләнгән күчмә утырыш уздыра. Әлеге чарада Татарстан районнарыннан, Россия регионнары һәм чит илләрдән 150 вәкил катнаша. Чара Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирлегендә үткәрелә.

Өч көнлек программа кысаларында “Ак калфак” активистлары Иске Дөреш, Теләнче Тамак, Түбән Суыксу, Яңа Бүләк, Иске Абдул, Новотроицкое, Боерган, Иштирәк, Биклән, Иске Җирекле, Бахчисарай авылларында кунак булдылар. Катнашучылар өч төркемгә бүленеп Теләнче Тамак авылында Советлар Союзы герое Нурми Шәриповның бюстына чәчәкләр салдылар, герой исемен йөрткән мәктәптә шәҗәрәләр күргәзмәсе белән, Тукай районы картлар һәм инвалидлар йортына барып, биредә эшләп килүче «Хатлар» проекты белән, «Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе», бинаның элекеге хуҗалары – сәүдәгәр- меценатлар, мәгърифәтче абыйлы-энеле Хәлфиннәр тормышы. эшчәнлеге һәм Тукай районының башка танылган шәхесләре белән таныштылар.

17 июль көнне Новотроицкое  авылында күчмә утырышның пленар өлеше узачак. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашуы да көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*