tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ким Миңнуллин: Татар милләтенең алга таба юлын салуда без барыбыз да катнашырга тиешбез
Ким Миңнуллин: Татар милләтенең алга таба юлын салуда без барыбыз да катнашырга тиешбез

Ким Миңнуллин: Татар милләтенең алга таба юлын салуда без барыбыз да катнашырга тиешбез

Зур үзгәрешләр чорында, яңа вәзгыятьтә татар халкы үзен ничек тотарга тиеш, алга бару юлларын каян алырга тиеш? Татар халкының үсеш стратегиясе шушы мәсьәләләргә ачыклык кертеп, киләчәккә дөрес юлны билгеләргә ярдәм итәргә тиеш, дип саный профессор, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин.

Бүген Нурлатта Татар үсеше стратегиясе эскизын тәкъдим итү чарасында әлеге документның мөһимлеге янә кат-кат ассызыкланды.

– Президентыбыз үзенең Еллык юлламасында Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләү мәсьәләсенә аерым басым ясап китүе, аны булдыру йөкләмәсен Бөтендөнья татар конгрессына бирүе, ул аның бүгенге вәзгыятьттән чыгып эш итүе. Президентыбыз бүгенге хәлне тирәнтен аңлый, ул алга таба бару юлларын эзли. Инде без барыбыз бүгенге зур тизлек белән бара торган дөньядагы үзгәрешләр вакытында әлеге юлны салуда, әлеге юлны камилләштерүдә, милләтебезне саклауда үз өлешебезне кертергә тиешбез, – дип белдерде Ким Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, әлеге Стратегия барлык эшләгән эшләребезгә анализ ясарга, аларда җитешеп бетмәгән якларны табарга, нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Ким Миңнуллин Татарстан белән генә чикләнмичә, барлык милләттәшләребезне дә бу эшкә җәлеп итеп, аз булганда, берничә дистә елга үз юлыбызны билгеләргә чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*