tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кохтла-Ярве шәһәрендә татар биюләре
Кохтла-Ярве шәһәрендә татар биюләре

Кохтла-Ярве шәһәрендә татар биюләре

Бөтендөнья татар конгрессы татар сәхнә биюе буенча остаханә үткәрү өчен Казаннан Эстониягә хореограф-педагог Нигина Әхмәдуллинаны юллады.

19-22 сентябрьдә Нигина Әхмәдуллина Кохтла-Ярвенең Балалар иҗаты йорты төркемнәренә татар биюләрен өйрәтте.

Бу остаханә Кохтла-Ярве үзидарәсе ярдәмендә  Ида-Вирумаа татар җәмгыяте, шәһәрнең хореографлар берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы хезмәттәшлеге кысаларында оештырылды.

“Кохтла-Ярведа татар сәхнә биюе буенча беренче мәртәбә остаханә үтте! Шәһәр хореографлары берлеген (әйе-әйе, биредә шундый берлек бар!) татар биюе тарихы, сәхнә киемнәре төрләре, биюнең төп хәрәкәтләре белән таныштырдым. Эшләве бик күңелле булды…

Мәдәният йорты фойесында мине татар үзәге активисты Светлана Власенко картиналары куелган “Җәйге буялар” күргәзмәсе шаккатырды.

Шунысы күңелгә ятышлы: шәһәр кешеләре татар мәдәнияте белән таныша, миллие киемнәрне, китапларны, фотоларны күрә алалар. Биредәге татарлар мәдәниятләрен кадерләп саклыйлар, афәрин!” – дип яза Нигина Әхмәдуллина социаль челтәрләрнең берсендәге аккаунтында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*