tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конференциягә әзерлек эшләре башланды
Конференциягә әзерлек эшләре башланды

Конференциягә әзерлек эшләре башланды

15-16 ноябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия  күләмендә узачак этнотуризмга багышланган  конференциягә әзерлек эшләре бара. Ул конференцияне Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Конференция кысасында Казан шәһәренең  15 татар  гимназиядә  тарихи-этнографик музей  ачылу күздә тотыла. Шул уңайдан  белем йортында эшче төркем утырышы булды, әзерлек мәсьәләләре каралды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары, филология фәннәре кандидаты  Данис Шакиров, конгресс каршында эшләүче “Татарстан буенча төбәк тарихын өйрәнүчеләр” Советы рәисе Альберт Борханов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, гиназия директоры Фәнит Харисов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*