tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста Аскын районыннан килгән милләттәшләребез кунак булды
Конгресста Аскын районыннан килгән милләттәшләребез кунак булды

Конгресста Аскын районыннан килгән милләттәшләребез кунак булды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстанның Аскын районыннан килгән милләттәшләребез кунак булды. Кардәшләребез белән очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев уздырды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары кунакларны Татар конгрессы тарафыннан оештырылып килүче чаралар белән таныштырды. “Без Башкортстан белән бик тыгыз эшчәнлек алып барабыз, чөнки биредә бер миллион ярым тирәсе татарлар яши. Шуңа күрә безнең форумнарыбызда, җыеннарыбызда катнашучы иң зур делегацияләр дә Башкортстан Республикасыннан киләләр. Без Башкортстандагы милләттәшләребезгә һәрдаим ярдәм итәргә тырышабыз, мәктәпләргә, китапханәләргә, милли-мәдәни оешмаларга китаплар, әсбаплар җибәреп торабыз, яшьләрне Татарстандагы югары уку йортларында белем алырга чакырабыз”, – диде үз чыгышында Марс Тукаев.

Кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*