tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста Башкортстанның Кырмыскалы районныннан милләттәшләребезне кабул иттеләр
Конгресста Башкортстанның Кырмыскалы районныннан милләттәшләребезне кабул иттеләр

Конгресста Башкортстанның Кырмыскалы районныннан милләттәшләребезне кабул иттеләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстанның Кырмыскалы районныннан милләттәшләребез булып китте. Татарның баш каласы булган Казанны күрергә, аның тарихи мирасы, мәдәни объектлары белән танышырга килгән ут күршеләребез Җир шарындагы бөтен татарларны берләштергән Конгрессны читләтеп уза алмаган.

Башкортстаннан килгән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев кабул итте. Ул узган атнада гына Конгресс Уфага барып, татар милләте өчен мөһим чараларның берсен – хәзерге вакытта эшләнә торган Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган җыенны уздырып кайтуы турында искәртеп узды. Мондый җыелышлар Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелүен билгеләп узды.

Шулай ук Марс Тукаев милләттәшләребезгә Конгресс барлыкка килү тарихы, аның структурасы, гамәлгә ашырылган проектлары һәм үткәргән чаралары турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*