tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста Башкортстанның Кыйгы районыннан милләттәшләребезне кабул иттеләр
Конгресста Башкортстанның Кыйгы районыннан милләттәшләребезне кабул иттеләр

Конгресста Башкортстанның Кыйгы районыннан милләттәшләребезне кабул иттеләр

Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстанның Кыйгы районы вәкилләре булып китте.  Башкортстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә, Уфадан 265 километр ераклыкта урнашкан бу җирлектә яшәүчеләрнең күпчелеген татарлар тәшкил итә. Күптән түгел бу район 315 еллыгын билгеләп үткән. Милләттәшләребез белән Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров аралашты.

Ринат Закиров милләттәшләребезне җылы сәламләп, ут күршеләребезне Конгресста күрергә һәрчак шат булуын әйтте. Башкортстан җиреннән күп кенә талантлы татарлар үсеп чыгуын билгеләп китте. Казан күрергә килгән кунакларны ул Конгрессның эшчәнлеге белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, Конгресс бинасында даими рәвештә очрашулар оештырыла, чаралар уздырыла, дистәләгән проектлар гамәлгә ашырыла. Яшьләр канаты, хатын-кызларны беләштергән “Ак калфак” оешмасы эшләп килә, эшмәкәрләргә ярдәм итү, туган якны өйрәнүне активлаштыру буенча эшчәнлек алып барыла.

  • Формасы буенча Конгресс җәмәгать оешмасы булса да, тормышка ашырылган проектлары, башкарылган эшчәнлеге ягыннан ул хакимияткә якын оешма, – дип белдерде Ринат Закиров.

Шулай ук очрашу вакытында берникадәр күңелсез моментлар да искә алынды. Ринат Закиров милләтнең бөтенлеген саклау кыенлашуын әйтте. Бу бөтен милләтләргә хас проблема булуын ассызыклады. Әмма шул ук вакытта күп кенә авырлыклар күргән татар халкы өчен бүгенге авырлыклар җиңеп булмастай мәсьәлә түгел, дип белдерде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*