tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Краснодар татар җәмгыятендә кунакта “Яңа гасыр” телеканалы булды
Краснодар татар җәмгыятендә кунакта “Яңа гасыр” телеканалы булды

Краснодар татар җәмгыятендә кунакта “Яңа гасыр” телеканалы булды

11-14 апрельдә Краснодарда “Татарстан Яңа гасыр” телеканалы махсус тапшыру төшерү буенча кунакта булды. Төшерү төркемен Краснодарның “Болгар-К” татар җәмгыяте активистлары каршы алды.

Журналистлар өчен гәрәп һәм татар телләрен өйрәнү дәресләре, татар мәдәниятен саклау, үстерү буенча төрле мастер-класслар күрсәтелде.  Бию дәресләрендә өйрәнгән  татар милли биюләрен дә күрсәттеләр.

Эш барышында шәһәрнең татар эшмәкәрләре белән очрашулар оештырылды. Алар  төбәктә оештырылган эшләр турында сөйләделәр.

Шулай ук Краснодар татарлары кунакларга Кубаньдагы милләттәшләрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолалары күрсәттеләр, ел саен  татар җәмгыятен тарафыннан уздырыла торган Сабантуй милли бәйрәме турында сөйләделәр.

Интервью барышында татар җәмгыяте аксакаллары зур горурлык белән үзләренең тарихи Ватаннары булган Татарстаннан читтә яшәп татар мәдәниятен, телен, динен саклау буенча эш алып баруларын сөйләделәр. Иң мөһиме, татар җәмгыяте активистлары  регионда  милләтебезнең йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калып һәм аны буыннан-буынга күчерү өстендә  эш алып бара. Активистлар искәрткәнчә, яшьләр елдан-ел татар тарихы, гаилә кыйммәтләре, милли тамырлар белән күбрәк кызыксына.

Краснодар өлкәсендә бүгенге көндә 4000 меңгә якын татар яши. Өлкәдә 120дән артык миилләт вәкиле, шул исәптән татар хылкы да,  үзара дус һәм тату яши.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*