tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курганда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы күчмә утырышын үткәрә
Курганда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы күчмә утырышын үткәрә

Курганда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы күчмә утырышын үткәрә

31 мартта Курган шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы күчмә утырышы үтәчәк.

Чара кысаларында татар конгрессы делегациясенең Шадринск һәм Курган шәһәрләрендәге татар мәдәни үзәкләре, Йолдыз татар авылы, Кургандагы Җәмигъ мәчете белән танышу каралган. Татар кунакларын Курган өлкәсе губернаторы А,Г,Кокорин һәм Курган шәһәре башлыгы С.В.Руденко кабул итәчәкләр дип көтелә.

Бюро утырышында аның әгъзаларыннан тыш Россия Федерациясендәге кайбер татар оешмаларының җитәкчеләре, Курган өлкәсе татарлары конгрессы идарәсе вәкилләре катнашачак.

Кич белән  25 марттан Курган өлкәсенең 6 районы буенча үткәрелгән Татарстан мәдәнияте көннәре  тантаналы төстә ябылу кичәсе үтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы күчмә утырышында катнашучылар бу чарага да киләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*