tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кузоватовода татар бәйрәме
Кузоватовода татар бәйрәме

Кузоватовода татар бәйрәме

Ульяновск өлкәсенең   авыл – районнарында татар теле һәм мәдәнияте көннәре уздыру дәвам итә. Өлкәнең Кузоватово районы татарлар иң аз  яши торган сирәк районнарның берсе.  Монда авылларда  гына түгел,  район үзәгендә гомер итүче милләтәшләребез дә бик аз.  Аларның гомуми саны,  рәсми мәгьлүматлар буенча биредә, нибары 300 ләп кенә  татар исәпләнә.

Шуңа күрә моңа кадәр бу районда татар мәдәнияте көне уздырмауның сәбәбе дә әнә шул татарларның аз булуыдыр. Өлкәнең татар автономиясе монда гомер итүчеләрнең теләге буенча район үзәге Кузоватовода мондый чара уздыруны планга керткән иде. Һәм менә ул көн килеп җитте.

Район мәдәният йортында бүген татар бәйрәме узды. Зал  шыгрым тулы булмаса да, тамашачы байтак жыелган иде. Бәйрәмдә чыгыш ясап район башлыгы А. Вильчик монда яшәүче һәм эшләүче дин кардәшләребезнең тормыш-көнкүреше турында сөйләп, аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң,  Ульяновск өлкә татар мәдәният үзәге артистлары зур концерт программамын тәкьдим иттеләр. Әле бәйрәм беткәннән соң да  күпләр бу чара өчен рәхмәт сүзләрен әйттеләр һәм киләчәктә дә шундый чараларны кабат оештыруны сорадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*