tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Эл татарлары җирле Татар мәдәният үзәген төзекләндерүне сорый
Мари Эл татарлары җирле Татар мәдәният үзәген төзекләндерүне сорый

Мари Эл татарлары җирле Татар мәдәният үзәген төзекләндерүне сорый

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Мари Эл Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, Мари Эл Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе С. А. Сметанин белән очрашты. Очрашу Мари Эл Республикасы Хөкүмәте бинасында узды.

Сергей Сметанин Татарстан кунакларын үз исеменнән һәм Марий Эл башлыгы исеменнән сәламләде. Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы булдырылу тарихы, оешманың бүгенге структурасы һәм ул башкара торган эшчәнлек турында сөйләде. Февраль аенда Конгресс федераль округларда милләттәшләр белән фикер алышулар уздыра башлады, дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе. Һәр субъектта ул төбәк хөкүмәте вәкилләре белән очрашып, төбәктәге татарларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләшүен әйтте.

Васил Шәйхразиев Мари Элда да хәл итүне таләп итә торган берничә мәсьәлә турында җиткерде. Бүген Татар мәдәният үзәге төзекләндерүне һәм үзгәртеп коруны таләп итә. Проект инде эшләнгән һәм экспертиза үткәрелгән. Республика хакимияте бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итсен иде, дип үтенечен җиткерде ул.

Төбәк татарларын борчыган икенче мәсьәлә -Татар мәдәни үзәге штатын арттыру. Тагын бер үтенеч Сабантуйга кагылды. Быел Йошкар-Олада милли бәйрәм яңа урында узачак. Аны зур колач белән үткәрү өчен, шул исәптән, Марий Эл Хөкүмәте ягыннан да ярдәм кирәк.

Сергей Сметанин Татар мәдәни үзәге бинасын ремонтлау мәсьәләсе каралачак һәм хакимият бу чыгымнарны киләсе ел сметасына кертергә тырышачак, дип җавап бирде. Штат берәмлекләрен арттыру буенча шулай ук карар кабул ителәчәк.  Шулай ук Сабантуйны оештыруда да хакимият вәкилләре ярдәм итәргә әзер.

Васил Шәйхразиев, үз чиратында, Татарстанның да хәленнән килгәнчә, ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, бүген Васил Шәйхразиев Йошкар-Олага рәсми визит белән килде. Ул Мари Элның Татар мәдәнияте үзәгендә булды, Гайшә мәчете белән танышты. Бүген шулай ук татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу булачак. Сәфәрнең төп максаты исә – Татар конгрессының 2018 елдагы эшенә йомгак ясау, шулай ук Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча эшләнә торган Татар халкының стратегиясе эскизын тәкъдим итү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*