tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татарлары “Штабы” төрки халыкларны ифтарга җыйды
Мәскәү татарлары “Штабы” төрки халыкларны ифтарга җыйды

Мәскәү татарлары “Штабы” төрки халыкларны ифтарга җыйды

Мәскәүдә беренче тапкыр төрки халыклар өчен зур ифтар оештырылды. Дини җыенны Мәскәү татарлары “Штабы” үткәрде. Чара “Бердәм илнең бердәм халкы” чакыруы белән узды.

Ифтарда татар, кумык, үзбәк, казах, әзербәйҗан, төрек, ногай, уйгыр һәм башка халыкларның Мәскәүдәге милли җәмгыятьятләре вәкилләре катнашты. Шулай ук Әзербайҗанның Россиядәге илчелегеннән, Россиянең милләтләр эшләре федераль агентлыгыннан вәкил бар иде.

Авыз ачу мәҗлесе Ислам хәзрәт Вәлитовның төрки халыклар тормышында ислам кыйммәтләренең роленә багышланган лекциясеннән башланып китте. Аннары сүзне ифтарны оештыручы, Мәскәү татарлары “Штабы” лидеры Рөстәм Ямалеев алды. Аның сүзләренчә, ифтарның төп максаты – татар-башкортлар һәм башка төрки халыклар арасында ислам дине кыйммәтләрен җәелдерү, яшь буын вәкилләренә милли һәм дини мирасны аңлату һәм Россия төрки халыкларын берләштерү.

“Узган елның көзендә Мәскәүдә Кырым татарлары җәмгыяте төрки халыкларның концертын оештырган иде. Шунда башкалада төрки халыкларны алга таба да берләштерү фикере туды. Һәм менә изге Рамазан аенда җыелырга уйладык. Мәскәүдә төрки халыклар, шулай ук яшьләр милли эшләрдә берләшергә тиеш. Ифтарлардан соң төрки халыклар арасында бердәмлек артыр дип уйлыйбыз”, диде меценат Рөстәм Ямалеев.

“Штаб” лидеры үз чыгышында төрки халыкларны гомум тел, дин, тарих һәм уртак киләчәк берләштерүен билгеләп узды. “Бүген төркиләр Россиянең нигез ташларының берсе булып тора. Ләкин безгә уртак чаралар җитеп бетми. Бу телне, мәдәниятне саклау өлкәсендә берләшсәк, зуррак нәтиҗәгә ирешеп булыр иде” -, дип белдерде Рөстәм Ямалеев.

Татар “Штабы”ның төрки халыкларны берләштерү өлкәсендәге эшчәнлеген Россия Дини җыелышы рәисе, Иҗтимагый Палата әгъзасе мөфти Әлбир Крганов та билгеләп узды.

«Эшегезнең кыйммәте шунда – сез дәүләт кушканга гына эшләмисез, бу эшне тарих, җан чакыруы белән башкарасыз. Россиядә 200ләп милләт яши. Бу Россиянең зур байлыгы булып тора. Алга таба һәрберебез бу байлыкны сакларга һәм үстерергә бурычлы” -, дип саный мөфти.

Бу теманы тарихчы Нәзиф Мириханов дәвам иттерде. Аның сүзләренчә, Россиядә һәрбер халык үз туган телендә белем алырга хокуклы.

“Ләкин соңгы вакытларда Россиядә телләргә һөҗүм бара. Мин бу хәрәкәт туктатылыр һәм Россия халыклары, шул исәптән төркиләрнең милли мәгариф системасы ныгыр дип ышанам” -, дип белдерде Нәзиф Мириханов.

Ифтар ахырында төрки халыкларның вәкилләре телне, мәдәниятне югалту, төркилекне саклау проблемаларына тукталып киттеләр. Шулай ук уртак эшләрне күбрәк башкару турында да фикер алыштылар.

Мәскәү татарлары “Штабы” матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*