tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе АКШта яшәүче милләттәшләребез белән очрашты
Милли шура рәисе АКШта яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Милли шура рәисе АКШта яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев АКШта яшәүче милләттәшләребез Даян һәм Рокыя Сафалар белән очрашты.

Даян һәм Рокыя Сафалар тумышлары белән Япониядән. 1964 елдан башлап Америкада гомер итәләр. Бүгенге көндә алар Америка төрки-татар ассоциациясе әгъзалары. Даян әфәнде 25 ел буе биредә җирле имам булып хезмәт куя, ә Рокыя ханым 1987 елда мәхәлләнең беренче хатын-кыз рәисе булган кеше. Гомумән аның татар оешмасындагы эшчәнлегенә берничә дистә елдан артык .

 

Даян әфәнде ислам диненә мәхәббәт, хөрмәтне әти-әниләреннән килүен ассызыклый. Даян Сафаның әтисе үзе дә Япониядә 1931-1981 елларда имам булып торган.

Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Даян һәм Рокыя Сафалар белән тел, милләт, балалар тәрбияләү һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләште. Ахырдан Милли шура рәисе кунакларга чит илдә татар рухын, татар мохитен саклауларына рәхмәтләр җиткереп, саулык-сәламәтлек теләде. Конгресс исеменнән истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Шулай ук Васил Шәйхразиев милләттәшләребезне 21 июльдә Татарстанның Болгар шәһәрендә узачак “Изге Болгар җыены”нда да катнашырга чакырып калды. Даян һәм Рокыя Сафалар үз чиратында 28 июльдә узачак Сабан туена чакырдылар.

Бүгенге көндә Даян һәм Рокыя Сафалар АКШның Сан-Франциско шәһәрендә гомер итәләр. Даян әфәндегә озакламый 84 яшь, ә Рокыя ханымга 73 яшь тула.  Бу көннәрдә алар кызлары Гадилә белән мәркәзебез Казанда кунак. Футбол буенча дөнья чемпионатын сәбәп итеп килгән милләттәшләребез, спорт ярышларын гына карап калмыйча, Татарстан һәм Башкортстандагы дуслары һәм туганнары белән дә күрешергә исәплиләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*