tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Екатеринбургтагы “Ельцин үзәк”не карады
Милли Шура рәисе Екатеринбургтагы “Ельцин үзәк”не карады

Милли Шура рәисе Екатеринбургтагы “Ельцин үзәк”не карады

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев, Свердловск өлкәсендәге эш сәфәре кысаларында, Екатеринбургтагы “Ельцин үзәге”н карады. Кунакларга Россиядәге идарә итү тарихына багышланган 8 минутлык мультфильм күрсәттеләр.

Үзәктә 20 гасыр тарихы белән танышырга мөмкин. Биредә Татарстанның беренче Президенты Шәймиев Ельцинга бүләк иткән камзул да куелган. Шулай ук Ельцинның балачагы, тормышы белән бәйле кызыклы фактлар, фотолар, документлар урын алган.

“Ельцин үзәге” 20 гасыр Россия тарихы, илдәге үзгәрешләр хакында сөйләүче бик заманча урын. Биредә 90 еллар мохитенә эләгәсең, хәтта буш кибет киштәләре дә куелган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*