tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Кемерово өлкәсендә
Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Кемерово өлкәсендә

Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Кемерово өлкәсендә

2020 елның 8-11 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кемерово өлкәсендә.

Прокопьевск шәһәрендә Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен Прокопьевск шәһәре администрациясенең мәдәният идарәсе башлыгы Игорь Дьяконов, Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Таһир Бикчәнтәев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы Мәүлиха Хөснуллина, Прокопьевск шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Наил Хисмәтуллин каршы алдылар.

Биредә Милли Шура рәисе Татар үзәге эшчәнлеге һәм Прокопьевск шәһәре мәчете төзелешенең барышы белән танышачак. Шулай ук Прокопьевск шәһәре башлыгы А.Б. Мамаев һәм Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән рәсми очрашулар планлаштырылган. Моннан тыш, эшлекле сәфәр программасы “Сәҗдә” мәчетенә бару һәм “Знатоки” интеллектуаль үсеш клубында татар сыйныфы белән танышуны үз эченә ала.

10 февральгә “Мәхәллә Рамазан” мәчетенә бару, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев һәм Кемерово өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән рәсми очрашу планлаштырылган.