tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли Шура” рәисе эшлекле сәфәр белән Иркутск шәһәрендә
“Милли Шура” рәисе эшлекле сәфәр белән Иркутск шәһәрендә

“Милли Шура” рәисе эшлекле сәфәр белән Иркутск шәһәрендә

Бүген, 25 август көнне, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев Иркутск шәһәрендә берничә эшлекле очрашуда катнашты. Ул сәяси репрессияләр корбаннарының мемориаль зиратында булды. Мондагы җитәкчелек белән сөйләшү барышында, репрессияләнгән татар-башкорт милләте вәкилләренә якын киләчәктә һәйкәл кую турында сүз алып барылды. Соңрак Васил Шәйхразиев Иркутск өлкәсенең иҗтимагый оешмасы “Татар-башкорт мәдәният үзәге” әгъзалары белән очрашты. Сөйләшүдә милли мәдәният һәм сәнгать, фән, мәгариф, икътисад өлкәсендә киләчәктә дә уртак эш  алып баруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Искәртеп китәбез, 26 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Иркутск өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында, шулай ук Иркутск өлкәсе татарлары активы белән очрашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*