tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Мегион татарлары белән очрашты
Милли Шура рәисе Мегион татарлары белән очрашты

Милли Шура рәисе Мегион татарлары белән очрашты

Бүген 21 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Хант-Манси – Югра автономияле округының Мегион шәһәрендә. Әлеге сәфәре кысалаларында ул биредә яшәүче татарлар белән очрашты.

“Сәнгать сараенда” узган гүзәл чарага җыелган халыкны Мегион шәһәре башлыгының беренче урынбасары Денис Мамонтов, шәһәр Думасы рәисе Елена Коротченко, Хант-Манси – Югра автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматов, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мегион шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зөһрә Бикташова сәламләделәр.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җирле татар оешмасының актив әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Мегион шәһәре башлыгының урынбасары Денис Мамонтов Васил Шәйхразиевка картина бүләк итте.

Очрашуның рәсми өлеше тәмамлангач тамашачыларга татар һәм башкорт үзешчән артистлары катнашында концерт программасы күрсәтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*