tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Новосибирск өлкәсе губернаторы урынбасары Сергей Нелюбов белән очрашты
Милли шура рәисе Новосибирск өлкәсе губернаторы урынбасары Сергей Нелюбов белән очрашты

Милли шура рәисе Новосибирск өлкәсе губернаторы урынбасары Сергей Нелюбов белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Новосибирск өлкәсенә сәфәре барышында, өлкәнең Татар үзәгендә барган төзекләндерү эшләре белән танышканнан соң, губернатор урынбасары Сергей Нелюбов белән очрашты. Түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүдә Новосибирск өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев, Татар үзәге җитәкчесе Равза Тихомирова да катнаша.

Васил Шәйхразиев һәм Сергей Нелюбов Татар үзәгендә алып барылучы төзекләндерү эшләре хакында фикер алышты. Милли шура рәисе Новосибирск өлкәсе җитәкчелегенә регионда гомер итүче татарларга гореф-гадәтләрен, йолаларын сакларга  мөмкинлекләр тудырылган өчен, шулай ук татар милли-мәдәни оешмалары эшчәнлегенә ярдәм иткән өчен зур рәхмәтен белдерде.

Исегезгә төшерәбез: Новосибирск өлкәсендә 30 меңнән артык татар яши. Биредәге өлкә Татар үзәге оешуга 2020 нче елда 30 ел булачак. Быел аларга элеккеге балалар бакчасы бинасын бирделәр. Хәзер анда Татарстан ярдәме белән ремонт эшләре башкарыла. Аның барышын Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев контрольдә тота.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*