tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән очрашты
Милли шура рәисе Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән очрашты

Милли шура рәисе Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсендә эш сәфәре кысаларында, Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән очрашты.

Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе оешманың офисы белән таныштырда. Очрашу барышында автономия көче белән ирешелгән уңышлар, өлкә татарларын борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

 

2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу күрсәткечләре буенча Пенза өлкәсендә 86431 татар исәпләнә. Бу өлкә халкының 6,4% ын тәшкил итә. ХХ гасыр ахырына өлкәдә 50 дән артык татар авылы исәпләнә.

Өлкә территориясе ислам актив таралган зоналарының берсе булып тора. Биредә беренче мәчетләр XIV гасыр башында барлыкка килә. 1826 елда Пенза губернасында – 70 мәчет, 1912 елда – 98 (шул исәптән 2се Пензада) мәчет исәпләнә. Октябрь революциясеннән соң мәчетләрнең саны кими (1980 еллар башында 11гә кадәр). Хәзерге вакытта Пенза өлкәсендә өлкәдә 95 мәчет эшли. 

Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе татар халкының тарихи һәм мәдәни мирасын саклап калуга һәм баетуга, милли-мәдәни кыйммәтләрне халык күңеленә сөңдерүгә зур өлеш кертә. Татар телен өйрәтүгә дә өлкәдә зур игътибар бирелә. Биредә бу максаттан бик күп чаралар үткәрелә, 25 татар иҗат коллективы эшли, яшьләр канаты да актив эшчәнлек алып бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*