tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Роберт Миңнуллинны 70 яшьлек юбилее белән котлады
Милли шура рәисе Роберт Миңнуллинны 70 яшьлек юбилее белән котлады

Милли шура рәисе Роберт Миңнуллинны 70 яшьлек юбилее белән котлады

Бүген күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев котлавы.

Хөрмәтле Роберт Мөгаллим улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз – 70 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Сезнең татар дөньясында үзегез тоткан ныклы урыныгыз бар. Хезмәт юлыгызны “Яшь ленинчы” газетасында башлап, соңрак “Казан утлары” журналында, Татарстан телевидениесендә эшләгән елларыгыз Сезне талантлы шагыйрь, тәҗрибәле журналист һәм публицист буларак танытты.

Әлбәттә, талантлы кеше бар яктан да талантлы була. Сез әдәбият һәм журналистика белән генә чикләнмичә, үзегезне иҗтимагый һәм сәяси өлкәдә дә күрсәтә алдыгыз. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Сез җитәкләгән Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды эшчәнлеге олуг мактауларга лаек. Халкыбыз тарафыннан Татарстан Республикасының Югары Советы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты булып сайлануыгыз да Сезнең шәхесегезгә карата ихтирам һәм хөрмәтне күрсәтә.

Шунысы шатландыра, бүгенге көндә Сез чын мәгънәсендә үзегезнең тырышлыгыгыз һәм талантыгызга карата хакимият һәм халык тарафыннан югары бәя алган, игътибарга лаек шәхесләребезнең берсе булып торасыз. Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын, янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, озак еллар буе яшәргә насыйп булсын.

Олуг ихтирам белән,

Татарстан Премьер-министры урынбасары,

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*