tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Пасха бәйрәме белән котлавы
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Пасха бәйрәме белән котлавы

Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Пасха бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле Православие динендә булган ватандашлар, кадерле дуслар!Сезне чын күңелдән Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм. Пасха – христианнарның көтеп алынган олы бәйрәмнәренең берсе. Аның табигатьтәге язгы уяну, яңарыш чорына туры килүе дә тирән мәгънәгә ия. Милләттәшләребез арасында Православие динен тоткан – керәшен татарлары булу, халкыбыз арасында динара татулык булуның үзенчәлекле күрсәткече. Күпмилләтле һәм күпконфессияле илебездә рухи кыйммәтләребезгә карата игътибарлы булу, хөрмәт белән карау җәмгыятебездәге тотрыклылыкның нигезе булып тора. Кадерле дуслар! Әлеге бәйрәм уңаеннан гаиләләрегезгә саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар һәм имин көннәр телим.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*