tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздыру буенча матбугат-конференция узды
«Милли тормыш һәм дин» VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздыру буенча матбугат-конференция узды

«Милли тормыш һәм дин» VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздыру буенча матбугат-конференция узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 12-14 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә “Милли  тормыш һәм дин”  VI Бөтенроссия татар дин  әһелләре форумын үткәрә.  Форум делегатлары  дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер  алышу  өчен җыелачак. Беренче тапкыр Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2010 елның сентябрь аенда оештырылган иде.

Быелгы форумга барлыгы 900  делегат  чакырулы. Делегатлар Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 62 регионыннан катнашыр дип көтелә. Форумының программасы кысаларында дин әһелләре 12 июнь көнне аерым секцияләргә бүленеп эшлиячәкләр. Чараның пленар утырышында  ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Шул уңайдан 2015 елның 3 июнь 12.00 сәг.тә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) БТК БК рәисе Р.З.Закиров катнашында пресс-конференция узды.

Ринат Закиров җыелган журналистларга татар дин әһелләре форумы уздырылуының  татар халкы өчен мөһим булуын ассызыклады: “Безнең милләт булып сакланып калуда, телебезне, гореф-гадәтләребезнең бүгенге көнгә кадәр исән-сау килеп җитүе өчен без дин әһелләребезгә рәхмәтле булырга тиеш, чөнки алар халык белән турыдан-туры элемтәдә, шатлыкта да кайгыда да бергә булганнар, мәгърифәт учагын булдыручылар да шушы катлам вәкилләре. Быел алтынчы тапкыр уздырылучы  “Милли  тормыш һәм дин Бөтенроссия татар дин  әһелләре форумы шушы зыялы, мәгърифәтле катламны бергә туплау, фикер алышу, безнең алдыбызда торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен булдырылган олы мәйдан”.

Шулай ук пресс-конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик Идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*