tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: «Татар яшьләре һәм Ислам дине» секциясе
«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: «Татар яшьләре һәм Ислам дине» секциясе

«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: «Татар яшьләре һәм Ислам дине» секциясе

«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 19 майда эшен секцияләрдә башлап җибәрде.

«Татар яшьләре һәм Ислам дине» секциясе Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бинасында эшләде.

Секция эшен модератор итеп билгеләнгән Татарстан Республикасы Баш казые, ТР Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап җибәрде. Ул үзенең тәҗрибәсеннән чыгып, яшь буын белән эшләү нечкәлекләре турында фикер йөртте. “Яшьләрне җәлеп итәр өчен имам үзенең күркәм образын булдырырга тиеш. Шәхси үрнәк мөһим: мәчеттә, гаиләдә, һәр җирдә имамның үзтотышы “мөселманнар шундый икән” дип үрнәк алырлык булсын. Яшьләр яхшы дөньяви белем алсыннар, иманлы булсыннар, Аллаһка мәхәббәт имамга хөрмәт аша тәрбияләнсен”, – диде Җәлил хәзрәт, сөйләшүнең төп юнәлешен билгеләп.

Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Назир хәзрәт Сафин өлкәләрендә  яшьләр белән эшләү ысулларын әйтеп китте.

Уфа шәһәре “Ихлас” мәчетенең яшьләр белән эшләү комиссиясе рәисе Альфред хәзрәт Дәүләтшинның чыгышы аеруча кызыклы булды. Аның сүзләренчә, Уфа мәчетләрендә вәгазь сөйләү тулысынча диярлек урыс теленә күчте, бары тик “Ихлас” мәчетендә генә вәгазь татарча сөйләнә икән.

Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Самара өлкәсе Яктылык мәктәбенең директоры Радик хәзрәт Газизовның чыгышы «Самара өлкәсендәге яшьләр» дип атала иде. Радик хәзрәт күбрәк “Яктылык” мәктәбе тәҗрибәсенә тукталды. Аның бер сүзе искә кереп калды: “Кайбер балалар “әти-әни” сүзен мәктәптә әйтергә өйрәнәләр…” Шулай ук яшьләр белән эшләү мисалы итеп ул Камал театры гастрольләре вакытында җыелышып “Мулла” (Туфан Миңнуллин әсәре) спектаклен карау, икенче көнне спектакльдә уйнаучы яшь артистлар белән очрашу уздыру, фикер алышуны китерде.

Шулай ук секциядә Ульян өлкәсе Иске Кулаткадагы “Сафия” мәчете имамы Ринат хәзрәт Бәширов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, Мордовия Республикасы мөфтие урынбасары Камил хәзрәт Бәдретдинов, Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Пашат авылы имам-хатыйбы Марат хәзрәт Сәлахетдинов, Мордовия Республикасы мөфтие Зәки хәзрәт Айзатуллин һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Чыгыш ясаучыларга сораулар бирелде, кызыклы фикерләр әйтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*