tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер ШӘЙМИЕВ: Мирасыбызны сакларга, Болгар җирендә эшне җәелдерергә кирәк
Минтимер ШӘЙМИЕВ: Мирасыбызны сакларга, Болгар җирендә эшне җәелдерергә кирәк

Минтимер ШӘЙМИЕВ: Мирасыбызны сакларга, Болгар җирендә эшне җәелдерергә кирәк

Изге Болгар җирендәге мирасны саклап, биредәге эшләрне тагын да җәелдерергә, тарихи җирлекнең эчтәлеген тагын да арртырырга кирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Изге Болгар җыены”ның тантаналы ачылышында шулай дип белдерде.

Бүген тарихи җирлектә меңләгән мөселман җыелды. Шул исәптән чарада X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына җыелган 1100дән артык делегат та катнаша.

Җыенга җыелган дин кардәшләребезне Минтимер Шәймиев җылы сәламләде.

– Аллага шөкер, ел саен шушында очрашып, күңелебезне чистартып, яхшылыкка омтылып, матур гына итеп яшибез. Аллага шөкер, халкыбыз ярдәме белән, Татарстан эшмәкәрләре ярдәме белән Изге Болгар җирендә бик күп эш эшләнде. Монда инде матур гына итеп эшне оештырырга, тагын да эчтәлеген арттырырга, баетырга кирәк.  Президентыбыз биредә балаларны укыту, тәрбияләү эше башланачагы, лагерьлар оештырылачагы турында карар кабул итте инде. Бу җирлек гөрләп эшләп торырга тиеш. Бу җирлегебез безгә бик кадерле. Биредә тагын очрашырга, буыннан-буынга мондагы гореф-гадәтләрне, традицияләрне тапшырырга язсын, – диде Минтимер Шәймиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*