tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск Сабантуйны каршы алырга әзер

Новосибирск Сабантуйны каршы алырга әзер

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәмТүбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин  Новосибирскның җирле җитәкчелеге белән берлектә XIX Федераль Сабантуй узачак мәйдан белән таныштылар. Исегезгә төшерәбез, 9 июнь көнне «Михайловская набережная» мәдәният һәм ял паркы территориясендә Сабантуйның тантаналы ачылышы һәм күп санлы чаралары башланачак.

Ә бүген җирле вакыт буенча көндезге 13.00 сәгатьттә Новосибирск ипподромында өлкә губернаторы призына ат чабышы башланып китте. Рәсми ачылышта җыелган кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Новосибирск өлкәсенең губернатор урынбасары Александр Дубовицкий сәламләде.

Шулай ук бүген программа кысаларында А.М. Кац исемендәге  Дәүләт концерт залында Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты да була.

Хәзерге вакытка милли бәйрәмебезгә Россиянең 29 төбәгеннән 500 ләп катнашучы килгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*