tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оешмалар грантлар алуда катнашырга тиеш
Оешмалар грантлар алуда катнашырга тиеш

Оешмалар грантлар алуда катнашырга тиеш

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә Идел буе округы төбәкләрендә эшләүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренең киңәшмә-семинары узды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов катнашты.

Чарада Башкортостан, Мари Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пермь краеннан, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Ульян өлкәләреннән татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.

В.Г.Шәйхразиев үзенең чыгышында Бөтендөнья татар конрессының VI съездыннан соң булган үзгәрешләр, татар конгрессы үткәрә торган чаралар, очрашуларның башка төбәкләрдә уздырылуы турында сөйләде.

Көн кадагында әле дә булса мөһим булып калган татар тел мәсьәләсенә тукталып ул милли белгечләр әзерлүче махсус Югары уку йорты булдыру буенча эш алып барылуын искәртеп узды. Моннан тыш балалар өчен дәүлек буе эшләүче “Шаян -ТВ” каналы булачагын да хәбәр итте.  Аеруча милли киемнәргә игътибарны юнәлдерергә кирәклегенә һәм грантлар мәсьәләсенә тукталды.

“Оешмалар һәрвакыт грантлар алуда катнашырга тиеш”, -дип басым ясап әйтте.

Грантлар буенча кайсы оешма нинди грантка гариза язды бу хакта мәгълүмат җыелачак.

Сүз уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтын да билгеләп үтте. 8 миллионлы татар иртә белән йокыдан уянуга татар конгрессының сайтын ачып карарга тиеш дип саный Милли Шура рәисе. Татар кешесе кайда гына яшәвенә карамастан, һәрвакыт татар дөнясы яңалыкларыннан хәбәрдар булырга тиеш. Конгресс чыгарган басмаларны, шул исәптән “Халкым минем” газетасын, һәр оешмага бушлай өләшәчәкбез.

Конгресс каршындагы “Ак калфак” һәм яшьләр оешмалары актив эшләп килә. Алар тарфыннан уздырылучы  “Татар кызы” конкурсы аркылы милләтебезнең асыл сыйфатларын күрсәтергә тиешбез. Мондый бәйге татарлар яшәгән һәр төбәктә булырга тиеш.

Семинар-киәәшмәдә катнашучы төбәк оешма лидерлары Милли шура рәисенә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Рәмзия Габбасова (Удмуртия Республикасы) исә Татарстан тарафыннан татар басмаларына игътибар кимүе хакында сүз кузгатты.

“Татарстанда уздырылучы “Татар рухы һәм каләм”, “Бәллүр каләм” кебек бәйгеләр мөһим, әмма игътибарны журналистларга түгел, ә газеталарга юнәлтерергә кирәк”, – диде ул.

Б.Акҗегетов  “Татарстан” сәүдә йортлары хакында сүз кузгатты.

“Сәүдә йорты бизнесс белән шөгыльләнергә һәм алар сезнең кул астында булырга тиеш һәм татар җәмгыятьләренә ярдәм итәргә тиеш”, – дип фикерен белдерде Васил Шәйхразиев.

Шул уңайдан, икенче президиум утырышында Сәүдә министрлыгыннан вәкил чакырып, алардан дөньядагы татар сәүдә йортлары турында мәгъләүмат сораячакбыз.

“Без эшмәкәрләр белән эшли беләбезме? Без шуларга игътибар итәргә тиеш”, – дип фикерен белдерде Васил Шәйхразиев.

Идел буе округында 3 999 568 татар яши:

  • Башкортостан Республикасы – 1009295;
  • Марий Эл Республикасы – 38357;
  • Мордовия Республикасы – 43392;
  • Татарстан Республикасы – 2012571;
  • Удмуртия Республикасы – 98831;
  • Чувашстан Республикасы – 34214;
  • Пермь крае – 115544;
  • Киров өлкәсе – 36457;
  • Түбән Новгород өлкәсе – 44103;
  • Оренбург өлкәсе – 151492;
  • Пенза өлкәсе – 86431;
  • Самара өлкәсе  – 126124;
  • аратов өлкәсе – 52884;
  • Уляновск өлкәсе – 149873

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*