tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендәге милләттәшебез, журналист Фирүзә Әпсәләмова мактаулы исемгә лаек булды
Оренбург өлкәсендәге милләттәшебез, журналист Фирүзә Әпсәләмова мактаулы исемгә лаек булды

Оренбург өлкәсендәге милләттәшебез, журналист Фирүзә Әпсәләмова мактаулы исемгә лаек булды

Фирүзә Әпсәләмова – татар җанлы, бу тормышта үз һөнәренең бар ачысын да, төчесен дә күргән чын журналист. Ул инде озак еллар дәвамында Оренбург өлкәсендәге татар тормышын, андагы проблемалар, уңышлар, зар-моңнар турында яктырта. Фирүзә әзерләгән репортажлар “Яңа гасыр” каналы аша даими күрсәтелеп тора. Фирүзә Әпсәләмова – «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалының Оренбург өлкәсендәге үз хәбәрчесе.

Бүген журналистның хезмәте республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Фирүзә Әпсәләмовага Татарстанның басма һәм массакүләм коммуникацияләр атказанган хезмәткәре исеме бирелде. Мактаулы бүләкне аңа Казанда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау җыелышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз. Озын гомер, саулык, гаилә иминлеге һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*