tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Осталар күргәзмәсе
Осталар күргәзмәсе

Осталар күргәзмәсе

Тубыл шәһәренең  “Себернең энҗесе“ cәүдә һәм күңел ачу  үзәгендә Халыкара бердәмлеге көнендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ярминкәсе, кул осталары күргәзмәсе,  бәйрәм концерты узды.

Залның бер өлешендә ипи, күмәч, бәлеш, балык, май, бал сатып алырга мөмкинлек булса, икенче ягында шәһәрнең кул осталары күргәзмәсе эшләде. Рус, татар, украин, белорус һәм башка халыкларның милли киемнәрендә танылган осталар үз куллары белән эшләгән сувенирларын, картиналарын, бизәнү әйберләрен тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр.

Читекче Шәйдулла Хәмидуллинның, калфакчы Әлфия Тләүшеваның,  бизәнү әйберләрен эшләүче ветеран укытучы  Гөлфания Карымованың  милли кул эшләре белән төрле милләт вәкилләре кызыксынды.

Тубыллылар  рус мәдәнияте белән таныштыручы, милли костюмдагы  Людмила Низовских һәм татар милли костюмнарда  каршылаучы мәдәният үзәге хезмәткәрләре белән  истәлеккә фотога төшеп, төрле милләт халкының мәдәнияте белән кызыксынып күңелле һәм файдалы вакытларын үткәрделәр. Самовар артында, калфак, сарауч киеп фотога төшүчеләрнең саны күп булды. Дуслык, татулык бәйрәм күргәзмәсендә шәһәрдә кул эшләре белән мавыгучыларның иҗаты белән төрле милләт кешеләре кызыксынды.

Лия Апсатарова: «Милли киемнәрдә фотосессия оештыруда ярдәм иткән себер татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләр әйтер идем. Рус һәм татар милли костюмнарда бергә фотога төшергә теләүчеләрнең саны күп булды. Фотосессия дуслык, татулыкны күрсәткән чарага әверелде», -дип фикерләре белән уртаклашты.

Бу күргәзмәдә  игътибар үзәгендә “Гасырлардан килгән савыт-саба” балчыктан әвәләнгән балаларның кул эшләре булды. Себер татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Тылсымлы балчык” түгәрәге җитәкчесе  Наталья Бекасова шәһәрнең яшүсмерләр реабилитация үзәгендә балаларны   балчыктан сыннар әвәләргә өйрәтә. Күргәзмәгә Данил Матушин, Дмитрий Саламасов, Евгения Старикованың кул эшләре куелган иде. Балалар эшләгән  борынгы савыт-сабаларны шәһәр тамашачылары кызыксынып карадылар.

Мәдәният үзәге җитәкчесенең урынбасары Фатыйма Хәйрулла кызы: ”Шәһәрнең реабилитация үзәгендә яралы язмышлы балалар белән Наталья Георгиевна эшли. Алар балчыктан матур-матур сыннар әвәлиләр. Кул эшләре белән мавыгалар, күңел җылысын биреп шөгыльләнәләр, матурлыкны күрергә өйрәнәләр. Бу күргәзмәдә балаларның иҗат эшләрен карап тамашачының да битараф булмаганын күзәттек”, – ди

Чарага килүчеләр шәһәрнең  талантлы артистлары көче белән куелган концерт программасын карадылар. Күп милләтле, бердәм һәм тату  шәһәр халкы  илгә тынычлык теләде.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*