tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсе укучылары татар теле буенча төбәкара олимпиадада призлар алды
Пенза өлкәсе укучылары татар теле буенча төбәкара олимпиадада призлар алды

Пенза өлкәсе укучылары татар теле буенча төбәкара олимпиадада призлар алды

2017 елның 9 нчы февраленда Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасының премьер министры урынбасары, фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттаховның катнашуында татар теле һәм әдәбияте буенча төбәкара олимпиаданың тантаналы ябылу церемониясы булды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе рәисе Данил  Салихов, “Казан утлары” журналының җаваплы секретаре Вакыйф Нуруллин,   Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы рәисе Кадрия Идрисова, татар теле һәм әдәбияте укыту методикасы кафедрасы мөдире Р.Р.Галиуллин,  Россия Федерациясенең 17 регионыннан татар теле һәм әдәбияте укытучылары һәм 100 дән артык 8-11 сыйныф укучылары катнаштылар.

Церемония кысаларында җиңүчеләрне, Олимпиада призерларын, Россия Федерациясе регионнарының татар теле һәм әдәбияте укытучыларын тантаналы бүләкләү булды. Җиңүчеләр, Олимпиада призерлары татар теле һәм әдәбияте буенча Халыкара олимпиадада катнашачаклар.

Олимпиадада Пенза өлкәсеннән барган укучылар арасында бүләкле урыннар алдылар:

  • Гурдина Мәдинә ( Урта Әләзән авылы №1 мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.
    Татар теле һәм әдәбияте укытучысы Клинкова А.Р.)
  • Юнкина Динара (Урта Әләзән авылы №2 мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.
    Татар теле һәм әдәбияте укытучысы Салдаева Н.Р.)
  • Шабакаева Айгөль ( Бестянка авылы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.
    Татар теле һәм әдәбияте укытучысы Денешева В.Х.)
  • Янбарсова Юлия (Кикин авылы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.
    Татар теле һәм әдәбияте укытучысы Баткаева Р.Ф.)
  • Девликамова Юлия (Кикин авылы мәктәбенең 8 нчы сыйныф укучысы.
    Татар теле һәм әдәбияте укытучысы Баткаева Р.Ф.)

Кадир Акжигитов, Пенза шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*