tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза татарлары бәйрәм итте
Пенза татарлары бәйрәм итте

Пенза татарлары бәйрәм итте

Мәгьлүм булганча, Россия төбәкләрендә ин беренче булып татар милли-мәдәни автономияләре Ульяновск, Саратов һәм Ленинград өлкәләрендә теркәлә. Һәм әлеге өч оешма бергә тупланып 1998 нче елда Казанда федераль автономияне оештыралар.  шул  көннән башлап илебенең  татарлар күмәкләшеп яши торган төбәкләрендә җирле автономияләр оеша башлый. 1999 нчы елда Пенза өлкәсе татарлары да үз автономияләрен булдыра. Бүген алар  аның  15 еллык бәйрәменә җыелды.

Әлбәттә,  моңа кадәр дә биредә татар милли хәрәкәте башланган була инде.  Аны оештыручыларның берсе һәм шул еллардагы беренче татар газетасы «Нурлы таң»ны чыгаручы Кадир Акьегет бүгенге чарага шул елларда чыккан газеталардан кургәзмә оештырган.  Пенза автономиясенен 15 еллыгына багышланган тантанага өлкә филармониясенең концерт залына авыл-районнарыннан бик күп тамашачы жыелган.

Юбилей тантансында өлкә губернаторы И.А.Белозерцев һәм Россия Дәуләт думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов килде. Тантана башлангачы алар чәй өстәле артында төбәкнең татар тормышына кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Аннан сон алар сәхнәдән милләттәшләребезне бәйрәм белән котладылар, бергәләп концерт карадылар.

Рамис Сафин, Пенза

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*