tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада “Татар кызчыгы-2018. Нәни энҗеләр” бәйгесе үтте
Пензада “Татар кызчыгы-2018. Нәни энҗеләр” бәйгесе үтте

Пензада “Татар кызчыгы-2018. Нәни энҗеләр” бәйгесе үтте

Пензаның “Ак калфак” төбәк иҗтимагый татар хатын-кызлары оешмасы “Татар кызчыгы – 2018. Нәни энҗеләр” бәйгесе үткәрде. Бәйгедә 7 авылдан 7 – 9 яшьлек 11 кыз катнашты. Алар «Узем турында узем», аш-су, иҗади бәйгеләрендә көч сынашты. 

Чарада Пенза өлкәсе Кузнецк районы администрациясе башлыгы урынбасары С.Голованцева, Тарлак авыл җирлеге башлыгы В.Буланов, Пенза милли-мәдәни татар автономиясе рәисе ярдәмчесе Г.Сәфәрова, татар автономиясе әгъзасы Р.Зәлимов, мәчет имам-хатыйбы С.Бестянка катнашты.

Гран – прига 7 яшьлек Хөсәенова Ләйсән лаек булды. Барлык катнашучылар дипломнар һәм махсус бүләкләр белән бүләкләнде, дип хәбәр итә оештыручылар.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*