tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә авыл бәйрәме – Барда көне узды
Пермьдә авыл бәйрәме – Барда көне узды

Пермьдә авыл бәйрәме – Барда көне узды

12 августта район үзәгенең Җиңү мәйданында авыл бәйрәме – Барда көне үткәрелде. Барда авыл җирлеге һәм барда татарлары иҗтимагый оешмасы оештырган чара бик кызыклы, күңелле үтте.

Беренчедән, нәсел затлары парады узды. Монда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның олы бабасы Әмирхан Әмиров, Йосыфколовлар, Хәсәновлар, Ижбулатовлар һәм башка нәсел вәкилләре катнаштылар. Якташларыбыз бик яхшы әзерләнгәннәр, матур шәҗәрәләре төзеп бәйрәм тантанасында бөтен халыкка тәкъдим иттеләр.

Шулай ук бәйрәм кысаларында “Барда кызы” конкурсы да үтте. Ул да милли юнәлештә оештырылган иде.

Барда көне уңаеннан оештырылган концерт та хәтердә сакланырлык булып күңелләргә уелды. Анда Татарстан артистлары Рафаэль Якупов һәм Ләйсән Сөнәгәтова чыгыш ясадылар.


Барда районы татар һәм башкорт 
мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*