tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәттә катнашучы милләттәшләребез Татар конгрессында кунак булдылар
Рамил Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәттә катнашучы милләттәшләребез Татар конгрессында кунак булдылар

Рамил Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәттә катнашучы милләттәшләребез Татар конгрессында кунак булдылар

Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәттә катнашучы милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессында кунак булдылар. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе  Ринат Закиров кабул итте. Рамиль Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәтне  “Хәзинә-тур” ел саен оештырып килә. Аның быелгысы Рамил Чурагуловның 55 яшьлегенә багышланган иде. Ел саен сәяхәттә Башкортстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән аның иҗатына мөкиббән булучы милләттәшәләребез катнаша.

Ринат Закиров Башкортстан татарларына конгресс алып барган эшчәнлек турында бәян итте. Ассызыклап яңа гына узган VI съезд турында һәм конгресс тарафыннан оештырыла торган башка масштаблы проектлар, форумнар турында да сөйләде. Шулай ук конгресс җитәкчесе шагыйрь Рамил Чурагуловны узган туган көне белән тәбрикләп махсус бүләк тапшырды.

Очрашуда катнашучылар мондый сәяхәтне оешыруы өчен “Хәзинә-тур” җитәкчесе Комил Сираҗетдиновка һәм Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтләрен белдерделәр.

 

Белешмә өчен:

Танылган җырлар авторы, шагыйрь, журналист, шәхси нәшрият хуҗасы Рамил Чурагулов 1962 елның 16 августында  Башкортстанның Кырмыскалы районында туа. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яши. Татар эстрадасы тамашачысына ул “Берләшик әле без, берләшик,  “Моңнар кайтсын авылга”, “Кайгы җиле какмасын” һ.б. җырлары аша таныш. Шулай ук Рамил Чурагулов быел беренче тапкыр уздырылган Ык буе авыллары Сабан туе гимны авторы да.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*