tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 13 февраль көнне Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак
13 февраль көнне Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак

13 февраль көнне Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак

2016 елның 13 февралендә Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены үтәчәк. Чараның “Казан” милли-мәдәни үзәгендә уздырылуы күздә тотыла.

Җыенга Татарстан район-шәһәрләреннән 150 татар төбәк өйрәнүче галим киләчәк. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә татар төбәк тарихына багышланган китап күргәзмәсе эшләячәк, ул җыенга алып киленгән басмалар белән дә интерактив рәвештә баетылып барачак.

Җыенның пленар утырышында республика татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр каршында торган мәсьәләләр каралачак, киң фикер алышу булачак.

Шул ук көнне 2015 елның октябрь аенда узган Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында сайланган Шура утырышын үткәрү дә ниятләнә.

13 февраль (шимбә)

  • 8.00–10.00          Катнашучыларны теркәү. Казанның 1000 еллыгы музее белән танышу. Татарстан районнарына һәм авылларына багышланган китап күргәзмәсе белән танышу
    (“Казан” милли мәдәният үзәге, Пушкин ур., 86)
  • 10.00-13.00         Җыенның пленар утырышы
    (“Казан” милли мәдәният үзәге, Пушкин ур., 86)
  • 13.00-14.00         Төшке аш
    (“Казан” милли мәдәният үзәге, Пушкин ур., 86)
  • 14.00-15.00         Совет утырышы
    (“Казан” милли мәдәният үзәге, Пушкин ур., 86)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*