tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Башкортстаннан килгән милләттәшләребезгә: “Аралашкан саен, араларыбыз якыная”
Ринат Закиров Башкортстаннан килгән милләттәшләребезгә: “Аралашкан саен, араларыбыз якыная”

Ринат Закиров Башкортстаннан килгән милләттәшләребезгә: “Аралашкан саен, араларыбыз якыная”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкортстаннан килгән кунакларны кабул итте. Мәркәзебез Казанны, башкалабыздагы татар тормышын күрергә, милли рухны тоярга килгән милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров кабул итте.

Ринат Закиров Башкортстаннан килгән милләттәшләребезгә һәрчак шат булуын әйтте. Мөмкинлек булганда, һәрчак ут күршеләребезне шәхсән үзе кабул итәргә тырышуын билгеләп узды.

Башкортстан, Татарстаннан кала, татар иң күп яшәгән төбәк. Татарлар саны буенча ул икенче урында. Без аралашкан саен, аралар якыная, – дип билгеләде ул.

Сөйләшү, һәрвакыттагыча, милләтебезне саклау, телебезне балаларга иңдерү, аларны татар мохитендә тәрбияләү, катнаш никахларны булдырмау кебек мәсьәләләр хакында барды.

90 еллар биргән мөмкинлекләрне халкыбыз күтәреп ала алды. Без бик күп нәрсәләрне кире кайтара алдык. Чирек гасыр үтте, ә тарихыбыз да, гореф-гадәтләребез дә, бәйрәмнәребез дә торгызылды. Сабантуйларны алыгыз, бөтен дөнья буенча үтә. Болар эш булмаганнанэшләнми. Без гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез аркылы халкыбызның рухын савыктыру белән шөгыльләнәбез. Үз халкың белән горурлану хисләрен уятырга тырышабыз, – диде Ринат Закиров.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Конгресс тарафыннан гамәлгә ашырылган дистәләгән проект барлыгын белдерде. Хатын-кызлар, яшьләр канаты актив эш алып баруын әйтте. Ринат Закиров сүзләренчә, һәр тармакта, һәр өлкәдә безнең мактанып сөйләрлек уңышларыбыз бар.

Башкортстаннан килгән милләттәшләребез республикада татар телен укыту, Татарстанга укырга кертү һ.б. буенча үз сорауларын бирә алды. Һәм  җылы мохиттә узган очрашу өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*