tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: Мәктәп булмаса, безнең киләчәгебез юк
Ринат Закиров:  Мәктәп булмаса, безнең киләчәгебез юк

Ринат Закиров: Мәктәп булмаса, безнең киләчәгебез юк

Бу көннәрдә Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» илкүләм бәйгесе уза. Россиянең 11 төбәгеннән килгән 11 мөгаллимне бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында кабул иттеләр. Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров татар теле укытучыларының милләтебезне саклаудагы мөһим ролен билгеләп үтте.

  • Татар теле укытучылары фронтның алгы сызыгына әйләнде. Бөтен өмет Сездә. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Сезгә шушы катлаулы вәзгыятьтә куркып төшмәгәнегез өчен, үз вазыйфагызны тиешенчә дәвам итәргә әзер булганыгыз өчен рәхмәт. Сез безнең йөзек кашларыбыз. Сезнең белән горурланырга да, сезнең белән хөҗүмгә дә барырга мөмкин. Милли мәгариф – ул безнең өчен бик мөһим, бик кирәкле тармак, – диде Ринат Закиров.

Аның сүзләренчә, Конгресс бик күп эшләр башкара, күп кенә проектларны тормышка ашыра, нинди генә җыеннар үткәрми. Дистәләгән проект – милләтебезне яшәтү өчен уздырыла, дип белдерде Ринат Закиров. Әйтик, иртәгә Казанга илнең төрле төбәкләреннән 800 авыл эшмәкәре җыелуын билгеләп үтте ул.

– Зур чаралар уздыру белән мавыгасыз дип безне тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Әмма татар дөньясы яшәсен дип телибез икән, бүтән формалар юк. Бергә очрашу урыны – Татарстанда. Сабантуйларда очрашабыз, билгеле. Әмма Сабантуйның форматы башка аның. Безгә бит әле утырып, бәйнә-бәйнә сөйләшергә дә кирәк, – ди Ринат Закиров.

Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мәктәп – иң изге нәрсә. Мәктәп булмаса, безнең киләчәгебез юк, ди ул.

Укытучылар үз чиратында, үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Авыл мәктәпләренең ябылуы, авылларда яшьләр калмавы, салаларда тормыш сүрелүенә борчыла алар. Шул ук вакытта алар төбәкләрдә Татарстанның ярдәмен, хуплавын тоеп яшәүләрен әйтте, моның өчен рәхмәтләрен җиткерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*