tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Сан- Францискода Сафалар гаиләсе белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Сан- Францискода  Сафалар гаиләсе  белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Сан- Францискода Сафалар гаиләсе белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога (АКШ, Калифорния штаты) эш сәфәренә белән булган вакытта Стэндфорд университетында да булды. Әлеге уку йортында безнең милләттәшебез Әдилә Сафа эшли. Аның әти-әнисе Даян ага һәм Рокия ханым Сафалар татар дөньясында мәгълүм шәхесләр. Даян Сафа Американың төрки-татар ассоциация имамы, Рокия ханым оешмада лидерларның берсе. Даян әфәнде дә, Рокия ханым да тумышлары белән Япониядән. Бераз Төркиядә яшәгәннәр, озак еллар Американың Сан-Франциско шәһәрендә яшиләр. Алар Татарстан белән һәрвакыт элемтәдә. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чараларда катнашалар. Агымдагы елда узган Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш узган VII съездында да Рокия Сафа делегат булды.

Татарстан Президентының Стэндфорд университена киләчәген ишетеп, Р.Н. Миңнеханов белән очрашуга киләләр. Очрашу вакытында Рокия ханым да, Даян әфәндн дә   шушы шәһәрдә яшәүче татарларның сәламнәрен җиткерәләр. Татарстан Республикасының, Казан шәһәренең дөнья илләре арасында даны, дәрәҗәсе артуын, моның өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен әйтәләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга ана телебез, динебез, тарихыбызны саклаган өчен рәхмәтен җиткерә.  Хәбәр иткәнебезчә, Сафалар гаиләсе Татарстанда еш кунак булалар. Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты, спортның башка төрләре буенча узган ярышларда алар җанатар. Зурлап Казанда уздырылучы татарча концертларны да алар калдырмый. Менә  инде берничә еллар Сафалар гаиләсе Татар радиосы оештыра торган “Татар җыры”ның даими тамашачысы. Кызлары Әдилә 27 көнне Казанда узачак татарча концертны карарга махсус киләчәк икән.

Бу турыда безгә телефон элмтәсе аша Рокия ханым үзе сөйләде. “Халкым минем” газетасы да аларга барып ирешкән. Сафалар гаиләсе аның өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтен әйтте. Димәк “Халкым минем”не Америкада да укыйлар.

Әдилә Сафа фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*