tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Бүген Сәмәркандта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Үзбәкстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Васил Шәйхразиев очрашуда катнашучыларны сәламләп, Үзбәкстандагы татар оешмалары турында кыскача мәгьлүмат бирде.

Үзбәкстан Республикасының Сәмәрканд өлкәсе Хакиме Эркинжон Турдимов татарлар турында бик җылы сүзләр әйтте. Татарлар берләшмәсенең иң актив оешма булуын билгеләде. Ул атарлар белән үзбәкләр тугандаш халыклар икәнен ассызыклады.

  • Президент үз сәфәрен татарлар белән очрашудан башлавы зур әһәмияткә ия. Татарстанда үзбәкләр бик күп. Анда яшәргә шартлар тудырганыгыз өчен зур рәхмәт! – диде Эркинжон Турдимов.

Шуннан соң сүз Сәмәрканд өлкәсе «Умырзая» татар һәм башкорт мәдәни үзәге рәисе Әхмәт Сөбханколовка бирелде. Сөбханкулов татар оешмасының тарихы белән таныштырды, эшләгән эшләре турында сөйләде. Казан белән элемтәләр турында да әйтеп узды.

  • Үзәкнең төп бурычы, әлбәттә татар телен, гореф-гадәтләрен саклау. Бу максаттан без аена ике тапкыр үзәктә җыелып туган телебездә аралашабыз, татар көйләрен, җырларын тыңлыйбыз. Безнең үзәктә Г.Тукайга, М.Җәлилгә багышланган кичәләр уза, Татар ашлары көннәре, Чәк-чәк бәйрәмнәре оештырыла. Ә Сабантуй интернациональ чарага әверелде, – диде Әхмәт Сөбхәнкулов үз чыгышында.

Сәмәрканд өлкәсе «Умырзая» татар һәм башкорт мәдәни үзәге әгъзасы Әмир Солтан сүзләренчә, Үзбәкстан, Сәмәрканд өлкәсе җитәкчелегенең җирле татар-башкорт диаспорасына игътибары арта бара. Татарлар иҗтимагый мөһим вакыйгаларда катнаша, ел саен Сабантуй уздыра.

  • Соңгы вакытта безгә Татарстаннан концерт белән танылган төркемнәр, театр, кино артистлары килә. Радиодан без татар көйләрен, җырларын, танылган шәхесләр чыгышларын тыңлый алабыз, – ди ул.

Әмма Әмир Солтан буыннар дәвамчыллыгы булмауга борчуын белдерде. Яшьләр милли традицияләрне гореф-гадәтләрне оныта бара, дип үкенечен белдерде ул.

Ул Татарстан һәм Сәмәрканд арасында мәдәни, социаль, фәнни, икътисади, инвестицион, сәүдә элемтәләрен ныгыту өчен ул туристлар төркемнәре белән алмашуны арттырырга кирәк дип саный. Үзбәкстан татарларына тарихи Ватаннарында яшәгән милләттәшләре белән аралашуга комачаулаган роуминг мәсьәләсен дә күтәрде ул.

Сәмәрканд өлкәсе «Умырзая» татар һәм башкорт мәдәни үзәге әгъзасы Нәфисә Миңнуллина Президентка татарларга булган игътибары өчен рәхмәтен җиткерде, бу очрашуның тарихи вакыйга булуын билгеләде.

Ул гаиләләренең тарихы турында сөйләп узды Барысы да Үзбәкстанда танылган табиблар. Алар Салих Сәйдәшевның туганнары һәм моның белән бик горурланалар. Һәр елны алар Казанга барып, театр, концертларга йөрүе турында әйтте.

  • Казан дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе. Без Сезгә моның өчен рәхмәт әйтәбез һәм горурланабыз. Шулай ук Үзбәкстанны да бик яратабыз, чөнки ул безне үз итте. Үзбәкстаннан бик күп татарлар Татарстанда зур урыннарда эшлиләр. Ишекләр ачык, киртәләр юк, – диде ул.

Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе Ришат Нәбиуллин сүзләренчә, Татарстан гел ярдәм итә. Ике республика арасында элемтәләр нык булуын, хәзер Үзбәкстанда Татарстанның зур компанияләре – Татнефть, Камаз һ.б. эшләвен билгеләде. Киләсе елга планнары турында да сөйләде. Алда торган бурычлар арасында татар үзәгенең 30 еллыгын билгеләп үтү, Азиякүләм Сабантуй уздыру, Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең финалын оештыру.

Очрашуны йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда яшәүче татарларга татар булып калулары, гореф-гадәтләребезне саклавы өчен рәхмәт әйтте. Президент ике республика арасында товар әйләнеше артуын, элемтәләр нык булуын билгеләде

 

Бүгенге көндә Үзбәкстанда якынча 300 мең татар яши, бу ил халкының 1% ын тәшкил итә. Үзбәкстанның иң зур диаспоралары Ташкент һәм Сәмәрканд өлкәләрендә яши.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*