tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалиндагы “Дуслык”ка – 10 яшь
Сахалиндагы “Дуслык”ка – 10 яшь

Сахалиндагы “Дуслык”ка – 10 яшь

Сахалин өлкәсенең Южно-Сахалинск шәhәрендә, «Дуслык» татар ансамбленең оешуына 10 еллык юбилей концерты булып узды. Ансамбль Южно-Сахалинск шәhәре милли мәдәни татар мохтәриятенә карый,  hәм концертны оештыручы да шушы оешма   булды.

dsc09691«Дуслык» ансамбле хәзерге вакытта Сахалин өлкәсендә hәм Ерак Көнчыгышта даими эшләп килүче бердәнбер ансамбль. Шушы юбилей уңаеннан, ансамбль   Татарстан президенты Р.Н.Миңнехановның hәм Сахалин губернаторы О.Н.Кожемяконың рәхмәт хатларына лаек булды.  15 октябрь көнне ансамбльне котларга дип, өлкә администрациясеннән, шәhәр хакимиятеннән, Сахалин өлкәсе министрлыгыннан, шәhәр мәдәният булегеннән вәкилләр килгән иде. Ансамбльдә катнашучы барлык үзешчән артистлар да аерым рәхмәт хатлары hәм мактау грамоталарына лаек булдылар.

dsc09701Концерт татар авылы рухын чагылдырып, Тукай әкияте персонажы-шүрәле катнашында узды. Сәгать ярымлык  бик матур концерт , биюләр, жырлар бергә үрелеп барды. 4 кешелек бию төркеме генә дә 7 бию башкарды. Ансамбльнен төрледән төрле, аллы-гөлле костюмнары концерт эчтәлегенә туры килеп тора иде. Ансамбльнен иң кечкенә катнашучысы – 4 яшьлек Эмилия Ибраһимова да, тамашачыларга үзенең җырын бүләк итте.

Һәрбер номерда сәхнә бизәлешенә туры китерелеп, авыл тормышыннан,  төрле сценкалар күрсәтелде: кызлар суга да барды, егетләр белән капка төбендә дә утырдылар, кое янында очрашулар да булды. Сахалин тамашачысы концертны бик яратып кабул итте.

Концертның иганәчеләре – Динур Нури улы Шәймәрданов hәм Радик Зәкуан улы Әхтәмов.

Вәсилә Хужина, ансамбльнен житәкчесе

Южно-Сахалинск шәһәре

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*