tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендәге Гали авылының иң актив хатын-кызлары Казанның тарихи урыннары белән танышырга килде
Самара өлкәсендәге Гали авылының иң актив хатын-кызлары Казанның тарихи урыннары белән танышырга килде

Самара өлкәсендәге Гали авылының иң актив хатын-кызлары Казанның тарихи урыннары белән танышырга килде

Атаклы Гали авылында туып-үскән гүзәл затларыбызны Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи каршы алды. “Мин үземне дә Гали авылы кешесе кебек хис итәм,”- диде ул. Чөнки 10 ел дәвамында конгресс һәм шушы авылның милләтпәрвәре Расыйх Латыйпов белән берлектә, биредә “Халкым минем” фестивале уздырылды. Бөтенроссия авыллары Сабан туе да иң беренче тапкыр нәкъ менә Галидә үткән иде.

Кунаклар белән очрашуда якташлары эшмәкәр ханым Дания Тулова, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та катнашты. Ул шулай ук Гали авылы белән яхшы таныш. “Халкым минем” фестиваленә ел саен бара иде. Шул чакларны искә төшерде. Расыйх Латыйпов белән бәйле хатирәләрен яңартты. “Бик юксынабыз, сагынабыз,”-диде очрашуга килгән ханымнар да.

“Самара җире безгә бик кадерле, “- ди Гөлназ Шәйхи. Күптән түгел әлеге төбәктә, Камышлыда узган X Бөтенроссия авыллары Сабан туе хакындагы фикерләрен дә җиткерде. “Анда Татарстан Президентының катнашуы, шулай ук Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровның да килеп, мәйдандагы халыкны татарча сәламләве, безнең өчен зур дәрәҗә,”-дип бәяли. Кунакларны киләсе елга Мөслимдә узачак Бөтенроссия авыллары Сабан туена чакырды.

Гали авылының олы хөрмәткә лаек укытучысы Кәүсәр Шәйхетдинова барлык ханымнар исеменнән конгресска рәхмәтен җиткерде. “Сабан туена килгәндә, безгә бик бай эчтәлекле, матур китаплар алып килдегез, шуңа сөендек,”-диде. Аларны китапханәгә, “Яктылык” мәктәбенә һәм сентябрьдә ачылачак яңа балалар бакчасына тапшырырга җыеналар.

Гали авылы – уңган, булдыклы, милли җанлы һәм гореф-гадәтләребезне саклаучы, туган телебезне, йолаларыбызны балаларына тапшыру өчен, барсы бергә тырышучы кешеләр яшәгән авыл. Биредә 6 мәхәллә бар. Мәчетләргә яшьләр күп йөри. “Яктылык” мәктәбендә авылның 220 баласы белем ала. Гомумән, биредә демографик хәл дә яхшы. Гаиләләрдә 3 нче, 4 нче балалар туа. Бер проблема – моңарчы сабыйларны йөртергә балалар бакчасы булмаган. Быел сентябрь аенда ул да ачылырга тиеш.

Хәзер җәйге каникуллар вакытында, мәдрәсәдә белем алучы 80 малай һәм кыз мөселман лагерендә ял итә. “Без шул сабыйларга күчтәнәчләр дә алып кайтырга дип килдек,”-диде Кәүсәр Шәйхетдинова. Кунак ханымнар Казанда тарихи урыннар белән танышачак. Араларында әле башкаланы беренче тапкыр гына күрүчеләре дә бар. ” Казан бик матур һәм чиста шәһәр, “- диде алар. Очрашу ахырында истәлеккә фотога төштеләр. Һәм Фердинанд Сәлаховтан җырлавын сорадылар. “Сезнең белән очрашу көтелмәгән зур бүләк кебек булды,”- дип сөенечләрен яшермәделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*