tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада “Ак калфак” оешмасының чираттагы күчмә утырышы узачак
Самарада “Ак калфак” оешмасының чираттагы күчмә утырышы узачак

Самарада “Ак калфак” оешмасының чираттагы күчмә утырышы узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе иҗтимагый оешмалары белән берлектә агымдагы елның 12-13 ноябрь көннәрендә “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” исеме астында үтүче күчмә утырыш оештыра. Әлеге чарада  Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан 100 вәкил катнашуы көтелә.

Программаның беренче көнендә хатын-кызлар Похвистнево районының Гали авылында балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, 3нче һәм 4нче мәхәллә мәчете, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгы белән танышачаклар. 13 ноябрь көнне Самара шәһәренең “Яктылык” мәктәбендә утырышның секцияләре һәм “Заря” мәдәният йортында пленар утырышы узачак. Шулай ук бу көнне хатын-кызлар “Мәүлед Ән-Нәби” бәйрәмендә дә катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*