tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шахмат турниры узды
Шахмат турниры узды

Шахмат турниры узды

Халкыбызның герой шагыйре    Муса Җәлилгә багышлап Ульяновскида ел саен саллы чаралар уздырылып килә. Быел Җәлил туган көнне өлкә татар автономиясе вәкилләре Казанга барып шагыйрьгә багышланган чараларда катнаштылар, аның һәйкәле янында узган искә алу кичәсендә шигырьләрен дә укыдылар.

Сәфәрдән кайткач, өлкәнең шахмат сөючеләре татар мәдәният үзәгенә Муса Җәлил исемендәге турнирга җыелдылар. Быел, чыннан  да катнашучыларның саны 60 тан артып китте, шунысы сөенечле, шуларның 42 се мәктәп укучылары.

Турнирның төп оештыручы,  шәхси эшмәкәр Камил Мусин.  Балаларны  ярышка укытучылары гына түгел, байтагын  әби-бабайлары, әти-әниләре алып килгән. 75 яшьлек  Нәфисә әби яшьрәк чакта үзе дә шахмат уйнаган, ә бүген исә 2 оныгын китергән. Чынлы районыннан килгән Сафиннар гаиләсендә барысы да шахматчылар. Гаиләнең хуҗабикәсе Ләйсән мәктәптә укыганда математиканы начар үзләштерә, шуннан соң аны шахмат түгәрәгенә бирәләр, уңышлары күзгә күренеп килә-ул ел саен  бу фәнне 5 гә тәмамлый. “2-3 атнадан соң мин шахматның математикага ачкыч икәнен аңладым. Шуннан соң математика  минем өчен иң яраткан фәнем булды”, ди Ләйсән. Турнирда Ләйсәннең кызы белән улы да катнаша. Алга китеп булса да әйтик, бүгенге турнирда Диана яшүсмерләр арасында беренчелекне, энесе икенче урынны алды. Диана Сафина, әйтүенчә, Шахмат бу тормышта күп нәрсәгә өйрәтә. Ул мөстәкыйль рәвештә нинди дә булса карарлар кабул итәргә, уйланырга мәҗбүр итә.

Кызганычка каршы, бүген мәктәпләрдә мондый шахмат түгәрәкләре юк. Ә бит бәйгедә катнашучыларның күбесе шахмат фигураларын  беренче тапкыр мәктәптә кулларына алган.  Спорт мастерына кандидат Нурали Латыйпов та шуларның берсе.

“Мин шахмат белән 10 яшьләремдә шөгылләнә башладым. Ә мәктәпкә кергәч, андагы шахмат түгәрәгенә язылдым. Минем остазым Антон Гайнуллин безгә бу уен буенча ныклы белем бирде”, ди Нургали. Ә менә  Чынлы районы Кәшә авылы мәктәбендә шахмат түгәрәге озак еллардан бирле эшләп килә. Шуңа күрә дә бу ярышта катнашырга Кәшәдән 4 бала килгән.

Өлкәбезнең танылган   шахматчысы Мәлик Абдуллаҗанов бу бәйгене бер генә ел да калдырмый. Ул да шахмат тактасы артына беренче тапкыр мәктәптә укыганда- 7 яшендә утыра. “ Мин һәртөрле Халыкара турнирларда катнаштым, халыкара мастер  нормасын үтәдем. Мин шахмат ярышларына киләм, һәрчак  анда  катнашучыларның артуын күреп шатланам.  Бу шахматчылар өчен зур бәйрәм. Монда бит без яңа уенчылар белән танышабыз, аралашабыз”, ди оста.

Дүрт сәгатьтән артык барган ярышка йомгак ясар вакыт та җитте. Ир-егетләр арасында беренче урынны Мәлик Абуллаҗанов алды. Балалар арасында  беренчелеккә  Диана Сафина лаек булды. Аларга оештыручыларның кубоклары, дипломнары белән медальләр  һәм  акчалата бүләкләр  тапшырылды.

Рамис Сафин,  Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*