tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шушы яктан, шушы туфрактан без”
“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

18 февраль көнне Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗаты йортында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. Әлеге чара шагыйрь Риза Шәфинең тууына 95 ел тулуга һәм җирле шагыйрь-язучыларның иҗатларына багышланган. Программада җирле авторларның җырлары, шигырьләре яңгыраячак, сәхнә күренешләре күрсәтеләчәк. Шулай ук кичәдә Татарстан кунаклары катнашуы да көтелә. Алар арасында: ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, күренекле шагыйрь һәм язучылар Роберт Миңнуллин, Вахит Имамов, Шаһинур Мостафин, Илфак Ибраһимов, Фидаил Мәҗитов.

Әдәби-музыкаль кичә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм “Яңарыш” газетасы белән берлектә оештырыла.
Чара 15.00 сәгатьтә башлана керү ирекле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*