tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут шәһәрендә бик матур Чәк-чәк бәйрәме узды!
Сургут шәһәрендә бик матур Чәк-чәк бәйрәме узды!

Сургут шәһәрендә бик матур Чәк-чәк бәйрәме узды!

Татар халкы элек- электән аш-суга осталыгы, кунакчыллыгы белән аерылып торган. Нинди генә тәмледән тәмле, татлыдан татлы, затлыдан затлы ризыклар әзерләмәгән алар: кыстыбый, гөбәдия, өчпочмак, бавырсак, кош теле, чәк-чәк hәм башкалар. Шул ризыклар арасында татарның визит карточкасы булып саналган чәк-чәк ризыгы турында аерым тукталасы килә.

Кая гына барсак та, без кучтәнәчкә чәк – чәк алып барабыз. Гомумән, бер генэ бәйрәм дә чәк- чәксез утми дисәк дөресрәк тә булыр.

Кыз биргәндә, туйларда да,
Табын күрке булган ул.
Кыз чәк-чәген зурлап котлау,
Борынгыдан килгән ул.

Чәк-чәк табынга куела,
Ямьле бәйрәм көнендә,
И тәмле ризык санала
hәрберебез өендә.

hичкем аны табынына,
Курсәтергә куймаган,
Халкым яраткан кунагын
Чәк-чәк белән сыйлаган.

Чәк -чәк кебек тәмле ризык,
Өстәлләрне бизәгән.
Шуңа күрә безнең халык
өстәленнән өзмәгән.

Үзе татлы, үзе матур,
Хәтерләтә чәчәкне.
Безнең халык кына эшли,
Чәчәк кебек чәк-чәкне.

Тарихи чыганакларга күз салсак, татар халкы элек-электән умартачылык белән шөгыльләнгән. Балдан менә шундый татлы чәй ризыгы уйлап тапкан. Аны бары тик кунак килгән вакытларда гына пешерә торган булганнар.

Менә шуңа күрә дә Сургут шәһәренең Татар милли -мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” җәмгыяте  9нчы декабрь көнне бик матур Чәк-чәк бәйрәме уздырды.

Бәйрәмнең шарты буенча чәк – чәкне өйдә пешереп алып килеп кургәзмәгә кую, hәм мастер- класс күрсэтү иде.

Мастер-классны Дания Әфләтунова алып барды. Дания Рафыйк кызы турында бик куп сөйләргә булыр иде. Ул бүген генә түгел, hәрбер үткәрелгән чараларда иң актив катнашучы. Аның пешергән ризыклары авызда эри.

Бу юлы да ул чәк – чәкне ничек дөрес итеп пешерергэ бөтен җанын биреп, ихлас күңелдән hәм җиренә җиткереп алып барды.

Бәйрәм Гөлназ Ханнанова, Рөстәм Зиятдинов, Айнур Хәйдәршинның моңлы җырлары белән үрелеп барды.

Бәйрәмнең ахырында эшләргә нәтиҗә ясалды. Ләйсинә Авзалова, Дания Әфләтунова, Гөлнара Ханнанова, Гөлнара Зиятдинова, Алинә Халиковага Мактау хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Милли ризыкларыбызны пешереп,
туган телебезне өйрәнеп, гореф – гадәтләребезне саклап, дуслыкта, туганлыкта яшик.

Сургут шәhәренең
“Ак калфак“ җәмгыяте рәисе
Нурия Җиhаншина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*