tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта татар якшәмбе мәктәбенең уку елы башланды
Сургутта татар якшәмбе мәктәбенең уку елы башланды

Сургутта татар якшәмбе мәктәбенең уку елы башланды

Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мөхтәрияты каршында эшләп килүче татар якшәмбе мәктәбе яңа уку елын башлады.

Балаларны истәлекле вакыйга белән котларга Югра һәм Сургут татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары Риф Садыйков, Халыкара фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, педагогика фәннәр докторы, Сургут дәүләт педагогика университетының педагогика һәм махсус гыйлем мөнбәре профессоры Рәфис Хәсән улы Шәймәрданов һәм Себер җирендә татар милләте үсешенә зур өлешләрен керткән ханымнар Гөлсинә Вәлиева, Велэра Кадырова, Сургут шәһәре мәчете имам хатибы Фәрит хәзрәт, һәм башкалар килгән иде.

Мәктәп ачылу тантанасын якшәмбе мәктәбе укытучысы Шәрәфетдинова Гүзәл Минсәлих кызы ачып җибәрде. Биредә кече яшьтән татар теленә гашыйк балалар саф татар телендә шигырь укыдылар, матур җырлар җырладылар. Ә укучыларыбызга Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәнияты мөхтәрияты тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ул гына да түгел, үтә дә милли җанлы хезмәткәребез, Рәфис Хәсән улы Шәймәрданов балаларга кул тамгасын куеп үзенең “Татар милли педагогикасы ” дип исемләнгән китабын бүләк итте. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
Бирегә килгән әти-әниләргә, кунакларга зур рәхмәт әйтеп, укучыларыбызга ел дәвамында уңышлар, саулык-сәламәтлек һәм дә тырышып укуларын теләп калабыз.Татар телен саклау, аны баету, киләчәк буынга тапшыру безнең төп бурычыбыз!

Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*