tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сыктывкарда татарлар бәйрәм итә
Сыктывкарда татарлар  бәйрәм итә

Сыктывкарда татарлар бәйрәм итә

Сыктывкар шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында татар мәдәнияте көненә багышланган тантаналы бәйрәм узды, әлеге чара Коми Республикасының татар һәм башкорт милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгы кысаларында оештырылды. Чарада Татарстан артистлары Фердинанд Фәтхи, Гөлназ Фазлыйәхмәтова, Марина Карпова, Башкортстан Республикасыннан килгән җырчылар һәм Коми Республикасы ансамбльләре катнашты.

Бәйрәм Коми Республикасының Милли сәясәт министры вазыйфасын башкаручы Вячеслав Попов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе котлауларыннан башланып китте.

Васил Шәйхразиев татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерүдә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән Усинск шәһәренең «Болгар» татар, башкорт җыр ансамблен, Усинск шәһәренең “Агыйдел” халык биюләре хореография ансамблен, Ухта шәһәре «Айсылу» бию ансамблен, Ухта шәһәре «Дуслык» җыр ансамблен бүләкләде.

Булат Ибраһимов,
Коми Республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*