tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллова 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итә
Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллова 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллова 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова Бөтендөнья татар конгрессы өчен бик кадерле шәхесләрнең берсе. Ул үзгәртеп кору елларында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына нигез сала. “Бик кызык һәм онытылмаслык еллар,”-дип искә алды үзе эшләгән елларны юбиляр.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Роза Рәхмәтулла кызын 75 яшьлек юбилее белән котлады. “Киләчәктә дә конгресс оештырган чараларда сезне көтеп калабыз,” – дип коллектив исеменнән тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Роза Туфитуллова очрашуга “Язмыш җиле” дип аталган китабын да бүләк итеп алып килгән. Әлеге романда үз заманының күренекле шәхесе, Санкт-Петербургның атаклы Бестужев югары курсларында белем алган, 1912 нче елгы Балкан сугышында шәфкать туташы буларак катнашып, зур каһарманлыклар күрсәткән, татар хатын-кызының данын еракларга таныткан Чистай кызы Гөлсем Камалованың тормыш юлын сурәтли.

Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова 1945 елның 17нче октябрендә Татарстанның Аксубай районы Яңа Узи авылында дөньяга килә. Яшьтән үк тырыш, зирәк һәм акыллы булуы белән аерылып тора. Урта мәктәпне алтын медальгә, ә Казан дәүләт университетының  тарих-филология факультетын кызыл дипломга тәмамлый.

Соңрак «Татарстан» телерадиотапшырулар дәүләт комитетының балалар һәм яшьләр тапшыруы редакциясе мөхәррире, аннары «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Ялкын» журналының баш мөхәррире булды. 1988 елда исә «Сөембикә» журналына баш мөхәррир итеп билгеләнә. Татарстан Дәүләт Советында 1999–2004 нче елларда
комиссия рәисе урынбасары булып эшли. депутат буларак Роза Туфитуллова утырышларда ялкынлы чыгышлары белән аерылып тора.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*