tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар булып….
Татар булып….

Татар булып….

Татар булып тумый һәрбер татар.
Милләтемдә  бүген шул сырхау.
Ана карынында чагында ук,
Татарлыкны суга шул кырау.

Татар булып үсми һәрбер татар,
Бишек җырын җаны ишетми;
Теле ачылганга “мама” диеп,
Туган теле моңын иш итми.

Татар булып җирдә һәрбер татар
Яшәми шул. Гомер көзендә
Артка борылып карый – ул кем булган?
Кем булганын белми үзе дә.

Татар булып китми һәрбер татар.
Сыенганы – татар зираты!
Татарлыгын  кырау суккан килеш
Туа бүген, кемнең чираты.

Татар булып тусын һәрбер татар,
Татар булып үссен ул.
Татар булып җирдә яшәсен дә,
Татарлыгын калдырып китсен ул.

Татар илен иле итсен ул.
Татар халкын халкы итсен ул.

Зәйфә Салихова.
Бәләбәй шәһәре, Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*