tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкы гомер-гомергә тырыш хезмәт белән яшәгән
Татар халкы гомер-гомергә тырыш хезмәт белән яшәгән

Татар халкы гомер-гомергә тырыш хезмәт белән яшәгән

Бүген Казанның М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында “Милләт җыены” узды. Биредә Омск өлкәсе Большеречье муниципаль районының Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина чыгыш ясады.

“Бу җыен безне кабат матур, данлыклы мәркәзебез, Казаныбызда җыйды. Татарстан җире гомер-гомергә төрле мәдәниятләрнең үзара кушылып һәм үрелеп үсүенең кабатланмас үрнәге булды. Казан ул бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче үзәк. Без 500 еллык тарихы булган Себер авылларында туган телебезне, милли гореф-гадәтләрне югалтмыйча, бай тарихлы бөек татар халкы вәкилләре булуыбыз белән горурланып яшибез. Татарстан шәһәрләре, авыллары безгә зур үрнәк”, – диде Ләйлә ханым.

Билгеле булганча, Өлкә милли автономия проекты буенча, Үләнкүл авылында, Президент гранты нигезендә, этнографик комплекс – себер татары утары төзелә. Бу эшкә Радик Миңнегали улы Миңнеханов күп көч кертте.

“Татар халкы гомер-гомергә тырыш хезмәт белән яшәгән, үз милләтенең киләчәген дә эш сөючәнлеккә бәйләгән. Бүген дә авылны эшнең рәтен, тәмен белгән кешеләр тотып тора. Туфан абый Миңнулинның сүзләре колакка сеңеп калган: “Бердәнбер өмет көчле рухлы, динле, иманлы татар авылларында, татарның башбирмәс егетләре, кызларында”. Шул сүзләргә таянып, безгә дә алга таба авылларыбыз, милләтебез яшәсен дип тырышып эшләүне дәвам итәргә кирәк”, – дип билгеләде Ләйлә Мөхәммәтшина.

“Республика җитәкчелегенә, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә зур рәхмәтемне җиткерәм. Казанда уза торган чараларга бик теләп, ашкынып киләбез. Без хәзер инде бер-беребез белән танышып, дуслашып, туганлашып, аралашып яшибез. Төрле диалектларда сөйләшсәк тә, без татар әдәби телен уртак телебез дип саныйбыз. Себер, Урал, Әстерхан, Кырым татарымы барыбыз да – бер бүленмәс милләт. Шул милләтебезнең рухи, мәдәни үзәге – Татарстан, Казан”, – дип тәмамлады сүзен Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*