tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегияте Төньяк-Көнбатыш федераль округы татарларына тәкъдим ителде
Татар халкының үсеш стратегияте Төньяк-Көнбатыш федераль округы татарларына тәкъдим ителде

Татар халкының үсеш стратегияте Төньяк-Көнбатыш федераль округы татарларына тәкъдим ителде

Бүген Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Төньяк Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Милләттәшләребез белән очрашуны балалар чыгышлары ачып җибәрде. Аннан соң залдагыларга сәламләү сүзләре белән Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин мөрәҗәгать итте.

Васил Шәйхразиев Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активистларына урыннарда башкарылган эшләре, үз төбәгенең милли проблемаларына игътибар итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм агымдагы елга планнар белән уртаклашты. Милли Шура рәисе милләттәшләребезне Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән таныштырды. Ул искәртеп узганча, документ эскизы Россиянең күп кенә төбәкләрендә тәкъдим ителде инде. Татарлар белән очрашуларның нәтиҗәсе – эшләнә торган стратегик документка күп кенә тәкъдимнәр алынуы. Аларны исәпкә эскиз үзгәртелгән, тулыландырылган. Ул билгеләп үткәнчә, округлардагы очрашулар киләсе атнада Пермьдә тәмамланачак. Шулай ук ул федераль округларда мондый чаралар ел саен булачак, ләкин һәр очрашу төрле төбәкләрдә булачак, дип хәбәр итте.

Васил Шәйхразиев Төньяк-Көнбатыш федераль округы татарларын шулай ук милләт киләчәгенә карата битараф булмаска, актив позиция күрсәтергә һәм документ эчтәлегенә үз тәкъдимнәрен юлларга чакырды.

Милли шура рәисе Стратегия структурасы һәм эчтәлеге буенча фикер алышулар 16 гыйнварда башлануын билгеләде. Пермьдә фикер алышуларга нокта куелганнан соң, май дәвамында эшче төркем документ проектын булдыру юнәлешендә эшләячәк. 15 июньгә, Изге Болгар Җыенында ул инде халыкка тәкъдим ителергә тиеш. Һәм август азагында документ Милли Шура тарафыннан кабул ителәчәк.

Аннары милләттәшләр алдында Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор Рифад Исляев чыгыш ясады. Ул татар халкы милли-мәдәни мохтариятенең тотрыклы үсеш тенденцияләрен тәкъдим итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*